Түбән Камада июль аенда тагын бер яңа балалар бакчасы ачыла

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Түбән Кама шәһәренең 45нче микрорайонында көтеп алынган балалар бакчасын төзү эшләре тәмамланып килә.
«Ладушки» дип исемләнгән мәктәпкәчә учреждениегә чиратка язылу башланды да инде, - диде булачак балалар бакчасы мөдире Ландыш Софина. - Кыска гына вакыт эчендә 800гә якын гариза керде. Аларның күпчелеге – 44, 45нче микрорайоннар һәм Гайнуллин урамындагы йортларда яшәүче ата-аналардан. Мәктәпкәчә учреждение июль аенда ачылыр дип көтелә, әлеге вакытка кадәр тышкы һәм эчке бизәкләү эшләре тулысынча төгәлләнәчәк, бакча территориясендә уен мәйданчыклары сафка басачак. Балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International