Мамадыш районының 9 гомум белем бирү учреждениясе “Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе” исемлегендә

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Мамадыш районы педагогларының 2013 елдагы эш күрсәткечләрен анализлау һәм алдагы чорга бурычлар билгеләүне максат итеп куйган район утырышы булды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Артур Ефимов билгеләп узганча, соңгы елда БДИ буенча Мамадыш районы укучыларының балл күрсәткечләре уртача республика күрсәткеченнән югары. “Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән тормышка ашырылучы “Сәләтле балалар” проекты да үзен беренче көннәреннән үк аклады. Быел фән олимпиадаларының регион этабында 30 артык мамадышлының җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә булуы әнә шул хакта сөйли", - дип белдерде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International