Алабуга мөгаллимнәре оnline-мәктәптә татар телен өйрәнә

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Алабуга муниципаль районының 250дән артык балалар бакчасы тәрбиячесе һәм рус теле укытучысы «Ана теле» проектына (татар теленә өйрәтү буенча online-мәктәп) кушылды.
«Ана теле» проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла. Оnline-мәктәп педагогларга үзләренә уңайлы вакытта, дөньяның теләсә кайсы ноктасында төп грамматик кагыйдәләрне үзләштерергә, җитди сүзлек запасы булдырырга, җөмлә төзергә, иң мөһиме – татарча сөйләшергә өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Материаллар югары категорияле филологлар, татар теле укытучылары тарафыннан EF Education First компаниясе белән берлектә әзерләнгән. Бүген «Ана теле» проекты кысаларында 96 дәрес әзерләнгән, 96 видеофильм төшерелгән, 5 меңнән артык аудиоролик яздырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International