Тәтеш балалары ачык һавада белем ала

2014 елның 11 апреле, җомга
«Озын Алан» табигать тыюлыгы белгечләре Халыкара кошлар көне уңаеннан Тәтеш шәһәренең 2нче урта гомумбелем бирү мәктәбе беренче сыйныф укучылары белән «Һәр кошчыкка - бер оя» дигән шигарь астында дәрес үткәрде.
Тыюлык җитәкчесе Василий Никитин һәм белгеч Татьяна Никитина балаларны Татарстанда яши торган кошлар белән таныштырды, аларның табигатькә нинди файда китерүе һәм ни өчен кошларны сакларга кирәклеге хакында сөйләде.
Балалар тыюлыкка әтиләре белән берлектә ясаган сыерчык оялары бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International