Интернетка чыккан быелгы БДИ биремнәре ялган — Рособрнадзор

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт хезмәткәрләре узган атна эчендә бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү өчен ялган биремнәр урнаштырылган 180нән артык интернет-порталның “эзенә төшкән”.
Бу порталларның берсендә дә чын биремнәр булмаган. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тикшерү материалларын, хокук бәяләмәсе алу өчен, полициягә юллаган.
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт ел башыннан бирле алдарлар тарафыннан эшләнгән 250дән артык сайт барлыгын ачыклаган. Алдарлар абитуриентларга акча исәбенә ачык банктан биремнәр яки узган елларның материалларын җибәрергә тәкъдим иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International