Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын уздыру пунктларыннан видеокүзәтү оештырылачак

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын уздыру пунктларыннан видеокүзәтү оештырыла.
Республикадагы 107 пунктның утыз бишеннән видеоязмаларны имтихан барганда ук карап булачак. Калган 72 пункттан трансляция алып барылмаячак, әмма Бердәм имтиханнан соң видеоязмаларны кабат карап чыгачаклар.
Онлайн режимдагы видеокүзәтүне оештыру өчен, федераль бюджеттан акча бүлеп бирелгән Аларның исемлеге, расланып, Рособрнадзорга җибәрелгән. Яздырып кына алына торган видеокамералар урнаштыру чыгымнарын республика һәм җирле үзидарә органнары бюджетлары күтәрә.
Видеоязмалар, ким дигәндә, 3 ай сакланачак. Мондый алым хокук бозуларны булдырмаска, имтиханда катнашучыларны бертигез шартларга куярга, Бердәм имтиханда тәртип булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International