Алабуганың ике балалар бакчасы бер миллион сум күләмендәге грантка дәгъва кыла

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Алабуга шәһәренең ике мәктәпкәчә учреждениесе «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулады.
14 апрельдән 11 майга кадәр Алабуга районында узган «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесенең муниципаль этабында 7 мәктәпкәчә учреждение катнашты. Беренче чиратта, жюри балаларның яңа укыту-методик комплектлар нигезендә татар һәм рус телләрен үзләштерү дәрәҗәсенә бәя бирде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча ике лидер ачыкланды. Алар – 14нче «Звездочка» һәм 29нчы «Золотая рыбка» балалар бакчалары. 30 майга кадәр республика комиссиясе әгъзалары әлеге мәктәпкәчә учреждениеләр эшчәнлегенең конкурс таләпләренә җавап бирүен тикшерәчәк.
Искәртеп узабыз, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика гранты укучыларга ике дәүләт телен өйрәтү нәтиҗәләренә карап тапшырыла. Ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010-2015 елларга исәпләнгән «Киләчәк» – «Будущее» Мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында гамәлгә куелган. Узган ел Алабуга районында 25нче балалар бакчасы бер миллион сум күләмендәге грантка ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International