“Эрудит Татарстана” конкурсы җиңүчеләре билгеле

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Бүген “Идея” технопаркында “Эрудит Татарстана 2014” VI республика конкурсы финалы үтте. Конкурс 13 апрельдә башланып китте һәм үзенә Татарстанның 24 районындагы 50 мәктәптән 180 катнашучы җыйды. Традиция буенча, “Эрудит Татарстана” конкурсы җиңүчеләрен ике төрле яшь категориясе буенча билгеләделәр: Руслан Сабиров (КФУ каршындашы ИТ-лицей) һәм Артур Янбеков(Казан, 39нчы мәктәп). Югары сыйныф укучылары арасында исә икенче ел рәттән беренчелекне Алмаз Хәбибрахманов (Кукмара, Булатов ис. лицей) яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International