WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионаты башланырга ике көн вакыт калды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Казанга WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар килә башлады. Хәзерге вакытта иң зур күргәзмә залында - “Казан ярминкәсе” комплексы мәйданында Чемпионатның эш урыннарында җиһазларны монтажлау эше бара.
Ә шушы көннәрдә экспертлар төп оештыру моментлары турында фикер алышты, якын арада алар укулар үтәчәк һәм эшләрне бәяләү регламентын билгеләп бетерәчәк. Катнашучылар өчен мастер-класслар һәм Чемпионат иганәчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән заманча производство җиһазлары презентациясе үткәреләчәк.
WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионаты кысаларында белем бирү Форумы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International