Бөек Ватан сугышына багышланган интернет-музей ачылачак

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Татарстанда Бөек Ватан сугышына багышланган интернет-музей булдыру өстендә эш алып барыла. Республика мәктәпләрендә 900 гә якын каһарман-патриотик һәм төбәкне өйрәнү музее гамәлдә тора. “Хәзерге вакытта оештыру комитетының беренче утырышы карары нигезендә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, Бөек Ватан сугышына багышланган интернет-музей булдыру өстендә эш үткәрелә”, - дип белдерде Республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Министр кайбер районнарда, төрле сәбәпләр аркасында, мәктәп музейлары саны кимүен билгеләп узды, һәм Бөек Җиңүнең юбилей чаралары алдыннан, музейларны реконструкцияләү, үзгәртеп кору мәслихәт булуы турында шәрехләп үтте. Ул һәр мәктәптә хәрби һәм хезмәт даны почмагын булдыру кирәклеген әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International