Балтач мәктәбе “Йолдызлар парады”н үткәрде

2014 елның 16 мае, җомга
Балтач урта мәктәбе һәр елны, уку елы тәмамланыр алдыннан, талантлы, актив укучыларын барлап, бәйрәм үткәрә.
Сәхнә түренә район, республика күләмендә уздырылган олимпиада җиңүчеләре, призерлары, фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар күтәрелде. Сәнгать дөньясында инде танылу ала башлаган йолдызлар тамашачыны матур җырлар, дәртле биюләр белән сөендерде. Сәхнәгә мәктәпнең 65 спортчысы чыгып тезелгәч ярты зал бушап калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International