Әлки районы мәктәпләрендә курчак театрлары оештырылды

2014 елның 16 мае, җомга
Әлки районы мәктәпләрендә укучылар үз куллары белән курчаклар ясадылар, аннары үзләре үк “артист” булып, спектакльләр куйдылар, аларны балалар бакчаларында күрсәттеләр.
Курчак театрларының район смотры үткәрелеп, анда Югары Колчурино укучылары беренче, Түбән Әлки мәктәбе икенче урынны алды. Бу ике коллектив эшләрен “Башка үлчәнеш” дип аталган бөтенроссия фестиваленә тәкъдим иттеләр.
Югары Колчурино курчак театрының “Теремкәй” спектакле, Түбән Әлки “курчакларының” “Тукай оныклары” спектакле II-III урыннарга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International