WorldSkills Russia 2014 Милли Чемпионаты ахырына якынлаша

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Бүген Казанда WorldSkills Russia 2014 II Милли Чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү һәм йомгаклау тантанасы уза. Исегезгә төшерәбез, ярышларда Россия Федерациясенең 40 регионыннан һәм Финляндиядән килгән 23 яшькә кадәрле 437 кеше катнашты. Катнашучыларның эшләрен Россиянең 42 регионнан, шулай ук Австралия, Украина, Бельгия, Финляндия, Канада, Швейцария, Германия, Армения һәм Австриядән килгән халыкара экспертлар, барлыгы 487 белгеч бәяләде. Чемпионатны үткәрү вакыты эчендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексында 50 меңгә якын кеше, шул исәптән алар арасында мәктәп укучылары, көллиятләр һәм югары уку йортлары студентлары булды.
Йомгаклау тантанасы Универсиада Авылында урнашкан Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак. Махсус әлеге тантанада катнашыр өчен Казанга Бөекбританиядән WorldSkills International халыкара хәрәкәте Президенты Саймон Бартли килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International