Нурлат мәктәпләрендә Пионерия көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
19 майда шәһәр һәм коррекцион интернат-мәктәпләрнең 6-7 нчы сыйныф укучылары Пионерия көнен билгеләп үттеләр. Шәһәр паркына җыелган укучылар җыенны гимннан башладылар. Бар да матур әлеге чорны хәтерләтте: ал галстук, пилотка, значок.
“Советлар Союзы чорында әлеге бәйрәм бик тә дулкынландыргыч, мәгънәле бәйрәм иде. Хәзерге буын балаларына ул чорны сөйләп аңлатабыз. Балалар бик кызыксынып тыңлыйлар. Һәм үзләре дә әлеге оешмага бүген керергә әзерләр. Ул оешма һәркемне тәртиптә тота иде”, – ди шәһәрнең 1нче мәктәбе укытучысы Наилә Хәйбуллина.
Нурлатлыларга флаерлар таратылды, интервьюлар алынды. Чараны оештырган балалар иҗаты үзәге һәм мәктәп коллективлары алдагы елларда әлеге бәйрәмне традициягә кертергә җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International