Чаллының чыгарылыш сыйныф укучысын Парижга җибәрәләр

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Чаллыда 14 нче тапкыр чыгарылыш сыйныфта укучы кызлар арасында конкурс уздырыла. Төрле мәктәпләрдә укучылар сайлап алу турын узып, ае буе хореографлар, вокал укытучылары, имиджмейкерлар белән шөгыльләнде.
Бәйгедә 13 Чаллы кызы көч сынашты. Нәтиҗәдә, “Чыгарылыш кичәсе королевасы – 2014” титулын А.С.Пушкин исемендәге 78 нче санлы лицей укучысы Ирина Тимофеева алды. Аңа Парижга юллама тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International