Азнакай балалар бакчаларын төзекләндерүгә иганәче 25 млн. сум бүлеп биргән

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
“Татнефть” ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев күптән түгел Азнакай районына эш буенча килеп, капиталь төзекләндерүдә нинди ярдәм кирәген белү максатыннан, мәктәпкәчә учреждениеләр белән танышып чыккан иде.
Танышу барышында ул шәһәрнең 1нче балалар бакчасында хезмәткәрләрнең гадәти тактада кер үтүкләүләрен күрә. Хезмәткәрләрнең авыр физик хезмәтен алыштыру максатыннан, ул аларга заманча үтүкләү җайланмасы бүләк итәргә ышандыра. Бу көннәрдә бакча коллективы Рөстәм Мөхәммәдиевнең шәхси бүләгенә – өр-яңа үтүкләү җайланмасына ия булды.
Быел “Татнефть” тарафыннан, шәһәребезнең балалар бакчаларында төзекләндерү эшләрен башкару өчен, 25 млн. сум акча бүленгән, дип хәбәр итә әлеге басма.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International