Энгель Фәттахов: “Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләрен тагы да яхшыртырга”

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
6 июньдә Казан Ратушасында туган теле рус теле булмаган балалар арасында рус теле буенча үткән халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Премьер-министры урынбасары − ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты.
“Рус теле көнен билгеләп үтәр өчен монардан да уңай көн табып та булмас иде. Бүген бу залда рус телен тирәнтен өйрәнүче балалар җыелган. Сезнең тәҗрибәгез, тырышлыгыгыз безнең өчен бик мөһим”, - диде Римма Ратникова үзенең сәламләү сүзендә һәм республиканың төрле урта белем бирү учреждениеләренең әлеге олимпиадада укучылары зур уңышларга ирешкән укытучыларга ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән 10 мең сумлык сертификат тапшырды.
РФның төрле төбәкләрендә рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче 13 укытучы исә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Чарага җиңүчеләрне котларга КФУ ректоры киңәшчесе Людмила Нагуманова да килгән иде. “Безнең республикабыз укучылары өчен барлык ишекләр дә ачык. Сез безнең республикабызда һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт тоярсыз”, - диде ул һәм “Умницы и умники” Бөтенроссия конкурсының төбәкара турында җиңүчеләрне, “Живая классика” Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңү яулаучыларны котлап, дипломнар тапшырды.
“Безнең өчен бүген зур бәйрәм — Рус теле көне. Бүген рус теле ана теле булмаган балалар арасында рус теле буенча үткән олимпиадага нәтиҗәгә ясыйбыз. Безгә Россиянең 10 төбәгеннән, шул исәптән Казакъстаннан да балалар килде. Олимпиаданың читтән торып үткән турында 2 меңгә якын бала катнашса, икенче турга без 100 катнашучыны чакырдык. Татарстан – ике дәүләт телле республика, шуңа күрә киләчәктә дә татар теленнән дә, рус теленнән дә олимпиадаларны үткәрүне дәвам итәрбез дип ышанам”, - диде министр Энгель Фәттахов.
Быел Бөтенроссия олимпиадасында рус теле буенча 4 бала призлы урын яулаган. РТ мәгариф һәм фән министры фикеренчә, бу күрсәткечләр түбән һәм киләчәктә аны яхшыртырга кирәк. “Белем буенча Бөтенроссия олимпиадасында быел безнең команда 3 нче урынга чыкты. Рус теле буенча 4 укучы гына призлы урын яулады − бу бик аз. Алдагы елларда әлеге күрсәткечне яхшыртырга кирәк”, - дип йөкләде ул.
Олимпиадада Пермь өлкәсе Уинский районыннан Зәринә Нуриханова, Татарстаннан Актаныш районыннан Алия Әгъләмова һәм Юлия Авзалова, Казаннан Энҗе Абдрахманова, Азнакай районыннан Энҗе Раббаниева җиңүче дип табылды. Алар ТР мәгариф һәм фән министры кулыннан истәлекле бүләкләр кабул итеп алды.
Олимпиадада катнашкан 20 дән артык призерга истәлек медале һәм планшет тапшырылды.
Министр шулай ук муниципаль берәмлекләрнең белем бирү идарәсенең укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары, сәләтле балалар белән эшләүдә һәм рус теле буенча югары күрсәткечләргә ирешкән мәктәпләрнең директорларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International