Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары информатика һәм МКТ, биология һәм тарих буенча БДИ тапшыра

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
Бүген Татарстанда информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, биология һәм тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
Республикада 3474 укучы биология буенча БДИ тапшыра, тарих буенча – 2894, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча – 1542. 11 нче сыйныф укучыларына биология буенча БДИ биремнәрен эшләү өчен 3 сәгать 55 минут бирелә. Тарих буенча БДИ 3 сәгать 30 минут дәвам итә, ә биология буенча – 3 сәгать.
Информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча кимендә 40 балл, биология буенча 36, тарих буенча 32 балл җыю мәҗбүри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International