Бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабында Татарстан командасы өченче урынны яулады

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Узган ялларда Казанда Бөденьдөнья роботлар олимпиадасының Россия күләмендәге этабы узды. Анда Татарстаннан барлыгы 33 команда катнашты, шуларның 6сы призлы урыннар яулады.
Олимпиадада беренче урынны Чиләбе өлкәсе (12 призлы урын), икенчене исә мәскәүлеләр (8 призлы урын) алды.
Ярышта илнең 42 төбәгеннән 5 яшьтән алып 20 яшькә кадәр 720 бала катнашты. Алар 6 категориядә 373 команда көч сынашты.
“Иннополис” университетының проректоры Сергей Масягин белдергәнчә, ярышларда күпчелек 9-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Ул кызларның бәйгегә аз килүен билгеләп үтте. “Кызганыч, кызларны без әлеге олимпиадага, никтер, җәлеп итә алмыйбыз. Быелгы ярышларда да барлыгы 62 генә кыз катнашты”, - дип белдерә ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International