Азнакайда мәктәпне “5”легә генә тәмамлаучы укучыларга район башлыгы гранты тапшырыла

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Азнакайның мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, Бердәм дәүләт имтиханнары районда кимчелекләрсез узган.
Рус теленнән 1, математикадан 8 укучыга кабаттан тапшырырга туры килгән. Укучылар кулларына өлгергәнлек аттестатларын 23 июньдә чыгарылыш кичәсендә алачак.
Бүген Татарстан мәйданында алар өчен бәйрәм тантанасы оештырыла, анда 34 укучыга муниципаль район башлыгы гранты да тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International