“Глаголица” республикакүләм премиясенә 150ләп бала катнашырга тели

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Барлыгы 150дән күбрәк бала “Глаголица” республикакүләм бәйсез премия өчен көрәшергә теләк белдергән.
Хәзерге вакытта проектның сайтында Казан, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Кайбыч, Яшел Үзән һ.б. бик күп торак пунктларда яшәүче балаларның эшләрен күрергә мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Глаголица» премиясенә конкурс апрель азагында башланып китте. Ул “Счастливые истории” хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Чара ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәдәният министрлыклары, ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан уңай бәя алган инде.
Әдәби бәйгедә 10-17 яшьлек үсмерләр катнаша ала. Моның өчен иҗади эшләрне проектның электрон адресына җибәрергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International