Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе старт ала
2014 елның 7 июле, дүшәмбе
7 нче июльдән 25 нче июльгә кадәр Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы инициативасы буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Акциягә 7 нче июль көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында оештырылачак чарада старт бирелер дип көтелә.
2007-2013 нче елларда акция кысаларында аз керемле гаиләләрдән 123 мең 96 беренче сыйныф укучысына 108,5 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында чаралар оештыру һәм уздыруда республиканың 1 меңнән артык предприятие һәм оешмасы актив катнашкан, шул исәптән“Камаз”ААҖ, “Росгосстрах” ҖЧҖ, “Таттрансгаз” ҖЧҖ, “АК Барс Банк” ААҖ, “Вамин-Татарстан” ААҖ филиаллары, “Таттелеком” ААҖ һәм башкалар – барлыгы 500дән артык коммерцияле структура һәм 300ләп шәхси эшмәкәр. Берничә предприятие балалары беренче сыйныфка укырга кергән хезмәткәрләренә өстәмә финанс ярдәме күрсәткән.
Фаразлар буенча, 2014/2015 нче уку елында Татарстанда беренче сыйныфка 39 мең 44 бала барачак. 20 нче июньгә булган якынча мәгълүматларга караганда, быел беренче сыйныфка баручы 6 меңгә якын бала ярдәмгә мохтаҗ. Моның белән беррәттән, акция кысаларында аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче балаларга, физик мөмкинлекләре чикле булган 2-11 нче сыйныф укучыларына (6687 кеше) хәйрия ярдәме күрсәтү ниятләнә.
Мәктәп букчасы комплекты составы традицион кала: бу канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар, мәктәп формасы комплектлары. Мәдәният елы кысаларында быел комплектка Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы турында китаплар, альбомнар, төбәк компонентын исәпкә алып, балалар өчен матур әдәбиятны кертү ниятләнә.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Илсур Һадиуллин «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан делегациясе белән очрашты
14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан Республикасының мәгариф министры Духами Эльзейн Хагр Мөхәммәд җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.
Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар кабул итү 29 майга кадәр озайтылды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» (Знание) җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 29 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
14
май, 2026 ел
Казанда Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды
14 майда Казанның Совет районы 93 нче гимназиясе базасында славян язмасы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXIII Республика Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды.
Ямаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» конкурсына нәтиҗә ясалды
Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында Биектау районы Ямаширмә авылының «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» республика конкурсының йомгаклау чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз