Булышалар төрле яклап - булсын матур дип мәктәп

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Җәйге каникул үзенең экваторына якынлаша. Алдагы уку елына әзерлекнең исә иң кызган чагы. Мәктәпләрдә бүген тулы көченә төзекләндерү эшләре кайный.
Шөкер, моннан өч ел элек 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән белем учакларын яңартуны күздә тоткан махсус программа тормышка ашырыла башлады. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” проектының да файдасы булды – күп кенә уңышка ирешкән кешеләр үзләрен көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләгән уку йортларына булыша.
Белүебезчә, ел саен мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан акчалар бүлеп бирелә. Узган елларда шул рәвешле 300дән артык уку йорты яңа сулыш алды инде. Быел да 158 мәктәпне тәртипкә китерүгә 2,55 миллиард сум акча каралган.
Капремонт дигәне бер дә җиңел нәрсә түгел икәнне инде күп мәктәпләрдә беләләр. Башкарыласы эшләр бик колачлы – төзүчеләр тәрәзәләр, ишекләр алыштыру, инженерлык коммуникацияләрен, җылылык системаларын, бәдрәф, юыну бүлмәләрен яңарту, бинаның фасадын сипләү һ.б. белән мәшгуль. Ә вакыт бик чикле - яңа уку елына барысын да өлгертергә кирәк бит. Өстәвенә, бу мәсьәләне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үз күзәтүенә алды – эшләнгәннең күләме турында атна саен хисап тотасы бар. Аның кушуынча, инде 20 августка уку йортлары укучыларын яңарып каршы алырга әзер булырга тиеш.
Әйткәнебезчә, бүген төзекләндерү программасына кертелгән мәктәпләрнең күбесендә бар көченә төзелеш эшләре бара. Әмма яңа уку елына тулысынча әзер дип хисап тотучылар да бар инде. Мисал өчен, Арча районы мәктәпләрендә 2014 елга планлаштырылган биналарның капиталь төзекләндерүен беренчеләрдән булып тәмамладылар. 26 июнь көнне биредә Урта Курса һәм Шурабаш төп гомумбелем бирү мәктәпләре тапшырылды. Барлыгы 151 гомумбелем бирү мәктәпләреннән хәзерге вакытта 10ысында билгеләнгән эшләр инде башкарылган. Апас һәм Зәй районында 2шәр мәктәп, Лаеш, Тәтеш, Сарман, Чүпрәле районнарында берешәр мәктәп үз укучыларын кабул итәргә әзер.
Республика казнасыннан мәктәпләрне тәртипкә китерүгә бүленгән акчалар, билгеле, һәр район өчен зур ярдәм. Әмма төзекләндерү чыгымнары ел саен миллиардлар белән исәпләнсә дә, бу барлык уку йортларын яңартуга җитми. Шуңа да күп кенә районнарда белем йортларын төзекләндерүне җирле хакимият вәкилләре дә кайгырта.
Әйтик, Зәй районында республикадан бирелгән 25 миллион сумнан артык акчага өстәп, муниципаль бюджеттан 10,5 миллион сум бүленгән. Шул рәвешле районда “Мәктәпкә – икенче сулыш” программасы ярдәмендә җәйге чорда Төги, Гүлкин, Кабан-Бастрык, Чыбыклы, Бохарай мәктәпләре түбәләрен яңарту, Сәвәләй мәктәбендә тәрәзәләрне алыштыру, Зәй шәһәрендәге татар гимназиясендә җылылык системасын төзекләндерү мөмкинлеге туган.
Инде әйткәнебезчә, «Үз мәктәбеңә булыш!» акциясе дә киң колач җәеп, күп кенә уку йортлары өчен чын бүләк булды. Бу башлангыч кысаларында эшмәкәрләр, эре предприятие җитәкчеләре, гомумән, теләгән һәр кеше үзе укыган мәктәбенә булыша ала. Акция узган елда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлыкка килде һәм зур популярлык алды. Әйтик, былтыр 2 меңнән артык хәйрияче мәктәпләренә 135 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Быел да бу күркәм традиция дәвам иттерелә. 2014 елның беренче ярты еллыгында акциядә 554 спонсор катнашкан. Алар Татарстанның 35 районындагы 317 гомумбелем оешмасына ярдәм кулы сузган. Иганәчеләр бу максатларга 9 миллион сумнан артык акча юллаган дип исәпләп чыгарганнар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Шулай ук мәктәпләргә ярдәм күрсәтүгә “Бердәм Россия” партиясе дә кушылды. Аларның проекты кысаларында 1474 башлангыч сыйныф, физика, химия һәм технология кабинетлары заманча җиһазлар белән тәэмин ителде, энергияне сакчыл куллану системалары гамәлгә кертелде. 33 мәктәпнең спорт заллары һәм ашханәләрендә ремонт ясалган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International