Нурлатта “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе төгәлләнә

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Нурлат районында “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе 25 июльдә төгәлләнә.
Беренче сыйныфка барасы 57 укучыга шушы акция барышында 195 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, районның оешма-предприятие җитәкчеләре 2-11 нче сыйныфларда укучы аз керемле 11 гаилә баласына 31,5 мең сумга уку һәм мәктәп кирәк-яраклары, өс һәм спорт киемнәре белән булышкан. Чулпан авылында яшәүче һәм янгыннан зыян күргән бер гаиләгә дә бу көннәрдә игътибар бирелә, шулай ук “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында әлеге гаилә балаларына акчалата ярдәм күрсәтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International