Чаллы – укыту сыйфаты буенча лидер

2014 елның 15 августы, җомга
Яр Чаллының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында беренче урынны яулады.
Рейтинг укыту сыйфаты күрсәткечләреннән чыгып төзелде. Бүләктәү тантанасы бүген республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында узды.
Шулай ук автошәһәрнең 76 нчы гимназиясенең чит телләр укытучысы Нурания Юнысовага “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International