Укучыларның көзге каникул чорында Балык Бистәсе районы мәктәпләреннән 17 укытучы санаторийга ялга китәчәк. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетында әйтүләренә караганда, алар Яшел Үзән, Менделеевск шәһәрләрендә ял итәчәкләр. Аларның әти-әнисе юллама бәясенең 10–20 процентын гына түләячәк. Быел биредә 32 кеше шундый юлламадан файдаланган.