Зәйдә авыл мәктәбендә “ Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше каралды

2014 елның 1 ноябре, шимбә

Зәй районы мәгариф өлкәсендә, “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасын гамәлгә ашыру максатында, үзенчәлекле эш алымнары кулланыла. Түгәрәк өстәлнең чираттагысы Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә үтте. Биредә район педагогларына авыл җирлегендә бакчадан алып югары сыйныфларгача балаларга патриотик тәрбия бирү, шәхес буларак формалаштыру алымнары күрсәтелде. Мәктәп музее, тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнү формасы, кул эшләре, техник иҗатның әлеге белем йортында югары куелуы игътибарга алынды. Бакча яшендәгеләрне милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп тәрбияләүнең туган җирне кечкенәдән үк хөрмәтләргә, яратырга өйрәтү алымы булуы дәлилләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International