Зәй мәгариф идарәсе ”Educare” Сингапур компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла торган ”Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын яхшырту” проекты кысаларында 2, 6, 7 нче мәктәпләрдә тагын ике көнлек укулар үткәрде.
Бу юлы “XXI гасырда укытуны камилләштерү” программасы буенча 250 авыл мәктәпләре педагогы белемен күтәрде. Курсларны районның әлеге юнәлештә эшләүче методист-тренерлары алып барды.