Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда көзге интеллектуаль уеннар бәйгесе оештырылды. Ул яшь буынны фәнни темалар белән күбрәк кызыксынуга тарту, буш вакытларын файдалы сарыф итүне күздә тотып үткәрелде.
Беренче тапкыр мәдәният сарае кубогына оештырылган ярышларда алты команда катнашты. Әлеге ярышларда гран-прины, ике баллга өстенлек белән, 6 нчы мәктәп командасы яулады. Алар мәдәният йорты кубогы һәм иганәчеләр Иван Кравцов, Ираклий Шаламберидзедан акчалата премиягә лаек булды.