Татарстаннан ике команда Сочи Бөтендөнья роботлар олимпиадасында катнаша

2014 елның 15 ноябре, шимбә

Сочида Роботехника көннәре башланды, аның кысаларында Бөтендөнья роботлар олимпиадасы WRO-2014 узачак.

Татарстан делегациясе составына укучылардан ике команда, укучыларны әзерләгән Иннополис университеты вәкилләре һәм ТР Мәгълүмати технологияләре үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова кергән.
Иртәгә – ярышларның беренче көне, ә якшәмбе җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International