Татарча өйрәнергә теләүчеләргә бушлай курслар оештырыла

2014 елның 16 ноябре, якшәмбе

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең татар җәмәгатьчелеге белән эшләү бүлеге һәм “Зәкәт” хәйрия фонды теләкләре булган барлык кешеләрне дә (җенес, яшь һәм нинди диндә булуларына карамастан) татар телен өйрәнү курсларына чакыра.

Дәресләр кичке вакытта 3 ай дәвамында үткәреләчәк. Оештыру җыелышы бүген көндезге 4 тә Лобачевский урамы, 6/27 адресы буенча урнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында булачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге.

Тулырак мәгълүматны 8-927-413-82-44 телефон номеры аша белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International