Нурлатлар федераль акчага бассейн сала

2014 елның 15 ноябре, шимбә

Киләсе елда Нурлат районының «Заречный» лагеренда балалар өчен ачык бассейн төзеләчәк. Җәйге чорда балаларның су коену урыны проблемасын шул рәвешле уңай хәл итүгә “2014–2020 елларда авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль программасы ярдәмгә килгән. Нурлат районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге әлеге программа буенча откан грант акчасына лагерь территориясендә 10х5,5 метрда зурлыкта һәм 1,3 метр тирәнлектә бассейн һәм аның янында балалар өчен уен мәйданчыгы ясау күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International