Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе

2014 елның 15 ноябре, шимбә
Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе башкалардан үзенең халыкчанлыгы белән аерыла. Татарстанда гомер кичерүче төрле милләт балаларына үз ана телләрен өйрәтүдән тыш, биредә башка халыкларның бай мәдәни мирасы белән таныштыруга да зур игътибар бирелә.
Татарстанда 30га якын якшәмбе мәктәбе исәпләнә. Киләсе елда аларның иң зурысы – Казандагы Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә 20 ел тула. Узган гасырның 90нчы еллар башында башкаланың 80нче гимназиясе нигезендә ачылган якшәмбе мәктәбе инде өченче укы елын кысан бүлмәләрдән чыгып, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында эшли. Казанның Мәгариф идарәсе карамагындагы әлеге белем бирү үзәге Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлегенең мөһим бер юнәлеше булып тора.
170тән артык милләт вәкиле көн күргән безнең төбәктә Татарстан халыклары Ассамблеясе 40ка якын милли оешманы берләштерә. Аларның һәркайсына Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә үз ана телен, тарих һәм традицияләрен өйрәтүне оештырырга мөмкинлек тудырылган. Мәктәп белән инде 13 ел буе Казанның грузиннар җәмгыяте рәисе Майя Хухунашвили җитәкчелек итә.
Быелгы уку елында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә 376 бала белем ала. Әмма ул әле тәгаен сан түгел. 4 яшьтән башлап 16 яшькәчә балаларны уку елы дәвамында кабул итәләр. Бу атнада гына башкорт һәм әзербайҗан бүлекләренә тагын берничә бала китергәннәр.
Мәктәптә быел барлыгы 13 бүлек эшли, алар – грузин, әрмән, әзербайҗан, башкорт, немец, корея, әфган бүлекләре. Һинд телен һәм биюләрен, инглиз телен, керәшен һәм татар фольклорын өйрәтү, вокал бүлекләре дә – шул исәптән.
Якшәмбе мәктәбе директоры урынбасары Айнур Алиева сүзләренчә, һәр яңа уку елы саен бүлекләр саны һәм дәресләр расписаниесе артырга яки кыскарырга мөмкин. Бу – диаспораларның активлыгыннан, аларның үз мәдәниятен танытуга никадәр көч түгүеннән тора.
– Узган ел Корея диаспорасы тәкъдиме белән оештырылган корея теле дәресләренә 90 кеше йөрде. Һәм, әйтергә кирәк, алар арасында корея милләтеннән булганнар бик аз иде, – дип сөйли Айнур ханым. – Бездә иң көчле бүлекләр – грузин, әрмән, әзербайҗан, немец һәм башкорт халыкларыныкы: аларда берничә төркем бала укый.
Ә менә укытучы булмау сәбәпле, мари һәм чуаш бүлекләре ябылган, әзербайҗан әдәбиятын укыткан ханым үз иленә кайтып киткән, татар биюенә өйрәтүче хореограф эшен туктаткан. Аның каравы, быел дагыстан диаспорасы үз бүлеген ачу турында хыяллана икән: укытучы тапканнар инде. Аңлашыла ки, мөгаллимнәр бирегә ниндидер матди байлыклар өмет итеп килми, алар – үз эшенә бирелгән кешеләр.
Якшәмбе мәктәбенең бай мәдәни тормышына кызыгып, татар һәм рус гаиләләре дә балаларын бирегә җитәкләп килә. Ләкин татар һәм рус телләре гадәти урта мәктәпләрдә дә укытыла бит. Якшәмбе мәктәбендә татар фольклоры бүлеге нәкъ менә татар мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен ачылган. Аның өчен Казанның мәдәният һәм сәнгать университеты галимәсе Алсу Еникиева җаваплы. Моннан тыш, бөтен милләт балалары да инглиз теле дәресләренә йөри ала.
Атна уртасында да якшәмбе мәктәбендә тормыш гөрли, бигрәк тә бию һәм вокал дәресләре һәрдаим репетицияләр ясауны таләп итә. Кайбер дәресләр башка уку йортлары базасында уза. Мәсәлән, татар фольклоры дәресенә балалар – башкаланың 113нче гимназиясенә, керәшен фольклоры белән танышырга – 13нче лицейга, ә немец телен өйрәнү өчен “Немец йорты”нда җыела.
– Соңгы елда безгә мәктәпкәчә яшьтәге балаларын китерүче гаиләләр күбәйде. Быел укучыларның 30 процентын бакча яшендәгеләр тәшкил итә. Югыйсә, ул сабыйларның парта артына утыргач, күзләре генә ялтырап күренә. Шулай да бездәге дәресләр – гади генә дәрес түгел. Алар уен, викторина кебек үткәрелә. Даими рәвештә башка мәдәни чаралар, милли бәйрәмнәр, җәй көне лагерь оештырыла. Укыту программасын һәр мөгаллим балаларның яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап үзе төзи. Программалар мәктәпнең методика берләшмәсендә тикшерелә һәм раслана. Бүлекләрне дәреслекләр, җыр һәм бию ансамбльләрен сәхнә костюмнары белән тәэмин итәргә милли-мәдәни җәмгыятьләр һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәм итә, – ди Айнур Алиева.
Яшь буынны сәнгать аша берләштерү максатында якшәмбе мәктәбенең соңгы елдагы тагын бер казанышын – Фәнилә Хәбирова җитәкчелегендәге “Энҗе бөртекләре” дип аталган күп милләтле вокаль ансамбльне дә телгә алырга кирәк. Ансамбльдәге балаларның чыгышларын фестивальләрдә һәм Казанның урта мәктәп укучылары өчен Халыклар дуслыгы йортында даими уздырылучы “Толерантлык дәресе”ндә күрергә була. Үткән ел ул дәресләргә 3 меңгә якын бала чакырылган булса, быел әлеге санны 7 меңгә җиткерергә ниятлиләр.
“Энҗе бөртекләре”ндә җырлаучы 12 яшьлек әзербайҗан кызы Аида Гумматовага әнисе инде унбишенче сәхнә күлмәге тектергән. “Өйдә үз телебездә сөйләшсәк тә, укырга-язарга барыбер укытучы өйрәтсә яхшырак. Өстәвенә, якшәмбе мәктәбендә җыр-бию сәләтен дә үстерәләр, һәм иң мөһиме – балаларның дуслары күбәя. Хәзер 7 яшьлек икенче кызым Айсун да шушы мәктәптә укый, анысы биергә ярата. Ә Аида төрле телләрдә, татарча да матур җырлый, шуңа күрә, кайчак бер күлмәк 10-15 мең сумга төшсә дә, аңа милли костюмнар тектермичә түзә алмыйм”, – дип сөйли Равана ханым. Атна саен якшәмбе җитүен ата-аналар да көтеп ала. Аларга бу мәктәп милләттәшләр белән күрешү, аралашу урынына әйләнгән.
Шушы көннәрдә Татарстан халыклары Ассамблеясе башкаланың урта мәктәпләренә укучы балаларга һәм аларның ата-аналарына якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат таратуны сорап мөрәҗәгать итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International