Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татар теленнән VII Республика вузара студентлар һәм магистрантлар олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле
2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында татар телле булмаган студентлар һәм магистрантлар өчен 19-20 ноябрьдә татар теле буенча VII Республика вузара олимпиада уздырылды. Татарстанның барлыгы 10 югары уку йортыннан 130 студент һәм магистрант үзара ярышканнан соң, аның нәтиҗәләре исәпләп чыгарылган.
Телдән һәм язмача - ике турдан торган олимпиада биремнәрен уңышлы үтәп, җиңүчеләр исемлегенә 17 егет һәм кыз кертелгән, алардан тыш, номинант 2 чит ил егете бар.
Аерым алганда, ике турның гомуми баллар суммасы буенча КФУ студентлары алга чыккан: Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының рус һәм чит ил филологиясе бүлегеннән Ксенния Сидорова җиңүче (89 балл), аннан соң килгән шушы ук бүлектән Алёна Герасимова (86 балл), Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан Елена Мальцева (85 балл), Психология һәм мәгариф институтыннан Алла Афанасьева (85 балл) белем буенча бер-берсенең үкчәсенә басып диярлек барган.
Е.Мальцева белән А.Афанасьева кебек бер үк күләмдә балл туплаучылардан Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының рус һәм чит ил филологиясе бүлеге студенты Диана Яковлева (81 балл), Казан дәүләт ветеринария академиясенең ветеринария медицинасы факультеты студенты Лия Мардиян (81 балл), шулай ук Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институтыннан Денис Шебалов (80 балл), Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетыннан Татьяна Кузьмина (80 балл) һ.б. укучы яшьләрне билгеләп үтәргә була. Бу хакта КФУның http://kpfu.ru/ сайтыннан алынган тулырак белешмә биредә бар.
Олимпиадада катнашып, КФУның 2 вәкиле махсус номинациядә билгеләнгән: Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты магистранты Робин Эастон (87 балл) – “Чит ил магистрантлары арасында татар телен өйрәнүдә кызыксыну өчен”, Шәрык белеме һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан Фатманур Шанверджи (27 балл) - “Чит ил студентлары арасында татар телен өйрәнүдә кызыксыну өчен”.
Әлеге республикакүләм олимпиадада уңышка ирешкәннәр дипломнар, сертификатлар белән 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә бүләкләнәчәк.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз