15 ноябрьдә Казанда I "Глаголица" республика балалар әдәби премиясенә нәтиҗәләр чыгарылды. Премияне гамәлгә куючы - "Счастливые истории" хәйрия фонды. Чара "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында узды.
Анда бөтен республикадан конкурста катнашкан 100дән артык бала җыелган иде. Аларның 24е төрле номинацияләрдә җиңүче булды, дипломнар һәм бүләкләр алды. I дәрәҗә сигез лауреат бәллүр ябалак статуэткалары, ноубуклар һәм "Малая библиотека" китаплар җыелмасын алды. Шулай ук финалга чыгучылар өчен Татарстан һәм Россиянең танылган язучылары, Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән мастер-класслар да оештырылган иде. Моннан тыш, I, II һәм III дәрәҗә лауреатларның эшләре альманахта да басылачак.
Конкурс кысаларында рус телендә проза, поэзия, эссеистика, татар телендә проза һәм француз, инглиз һәм алман телләрендә язылган әсәрләрнең автор тәрҗемәләре каралган. Бәйгедә 10нан 17 яшькәчә балалар катнашкан.
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.