Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Кышкы каникулда Казанның 5,2 меңләп баласы мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк
2014 елның 19 декабре, җомга
Шушы уку елының кышкы каникул чорында, ә ул 29 декабрьдән 2 атна дәвам итә, Казанда 150 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 5,2 мең тирәсе укучы ял итәчәк. Балаларның көндезге ялын оештыруга республика бюджетында 4 млн. сум акча каралган. Әлеге лагерьларда балаларның кызыксынулары-ихтыяҗлары буенча профильле отрядлар оештырыла, мисалга, спорт, информатика, экологик-биологик, иҗат кебек юнәлешләрдә. Боларга өстәп, кышкы каникулда өстәмә белем бирү учреждениеләре штат режимында эшләячәк.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Яңа елны каршы алу һәм мәктәпләрдә кышкы каникул чорында балаларның ялын оештыру мәсьәләсе буенча чыгыш ясаган мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Валентина Афонская шулай дип ышандырып куйды.
Мәдәният елында гамәлгә кертелгән “Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында укучылар музейларга, театрларга барачак. Шулай ук балалар һәм аларның әти-әниләре өчен һәрбер районда уртак спорт-күңел ачу программалары каралган, мисалга, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында – “Кышкы күңел ачулар”, Совет районында – “Кышкы Сабан туе”, Киров һәм Мәскәү районнарында – “Боз скульптуралары конкурсы”, Вахитов һәм Идел буе районнарында – “Кышкай” (“Зимушка-зима”) интерактив уен программасы. Ә Совет районының 174 нче мәктәбендә мәшһүр җырчы – Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган музей ачылу тантанасы булачак, дип игълан итте Валентина Афонская. Аның сүзләренчә, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм концертлары, уен программалары әзерләнгән, мисалга, Вахитов районы һәм Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге балалар иҗаты йортларында “Кар Патшабикәсенең әкияти илендә”/”В сказочной стране Снежной Королевы” дип аталган шундый чара була. Казан һәм Кырым балаларын якынайтуны күздә тоткан “Дуслык күпере” проекты гамәлгә ашырылачак. А.Алиш исемендәге үзәк Яңа елга купшыланган башкала буйлап экскурсия һәм фестиваль уздыра. Васильев музеенда Украина качаклары балалары өчен Яңа ел кичәсе үткәрелә. Сәләтле балалар белән эшли торган шәһәр үзәге базасында, башкаланың җыелма командасын республикакүләм олимпиадалар турына әзерләү максатында, уку-өйрәнү сборы була. Болардан тыш, Яңа ел рухы һәр балага барып җитсен өчен, күп кенә мәктәпләрдә һәм “Казан” агросәнәгать паркында балаларның хәйрия ярминкәләре уздырылып, алардан җыелган акчалар “Ак барс созидание” хәйрия фондына җибәрелгән.
Илдә спорт башкаласы булып танылган Казанда кышкы каникулда спорт чаралары тагын да җанланып китәр дип күзаллана. Моның өчен “Алтын алка” хоккей беренчелеге, спортның кышкы төрләре буенча ГТО нормалары тапшыру, әйтик, “Беренче чаңгы юлы” чарасы, 6 гыйнварда Мәскәү һәм Киров районнарында укучыларның Раштуа флэш-мобы, физкультура күнегүләре була. Яшь хоккейчылар, балалар иҗтимагый тормышында катнаучылар өчен “Яңа Юдино” лагеренда “Лидерлык адымнары” профильле сменасы эшли.
Каникул көннәрендә риск төркемендәге балалар игътибар үзәгендә булачак, аларның гаиләләренә класс җитәкчеләре һәм ата-аналар комитетыннан вәкилләр хәл белергә барачак, дип ышандыра идарә башлыгы урынбасары.
Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин, ачык һавада балалар белән олыларга, бигрәк тә әти-әниләргә төрле чаралар, уеннар оештыру кирәк, яшь казанлылар каникулада чаңгыда, тимераякта йөреп, спорт төрләре белән шөгыльләнеп, сәламәтлеген ныгытсын, дип киңәш итте. Инде, һава температурасы 15 градуска кадәр салкын булсын, дип дога кыласы гына калды, диде. Киңәшмәгә җыелган муниципаль түрәләрдән, балагыз белән быел кайсыгыз Кар бабай ясады, дип аларны балалары белән якыннанрак аралашырга өндәде, бу һәр гаиләгә кагыла, балаларыбызга бездән игътибар көтә, дип искәртте. Шул ук вакытта кышкы каникул вакытында шәһәр хуҗалыгы хезмәтләрен уяулыкка чакырып, бәйрәмнәрдә җаваплылык тагын да көчәяәчәк, бернинди дә гадәттән тыш хәл чыгуга юл куймаска, дип өндәде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз