Казанда Россиянең чит ил студентлары семинарга җыелды

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
16-17 декабрьдә Казанда “Россиянең чит ил студентлары” семинары уза. Чарада Россиянең 200 дән артык чит ил студенты катнаша.
2012 елдан башлап Татарстанда чит ил студентлары саны ике тапкыр диярлек арткан: 3,5 меңнән 6 меңгә кадәр. Семинарның төп темасы адаптация, чит ил студентлары куркынычсызлыгы, хезмәт мәшгульлеге һәм укудан тыш эшчәнлек мәсьәләләреннән гыйбарәт.
“Россиянең чит ил студентлары” семинарын Татарстан Республикасы Студентлар лигасы һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан оештырылган.
Семинар уздыру идеясе 2012 елның 15 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган җиденче ТР Студентлар конгрессында белдерелгән иде. Беренче семинар 2013 елда 23-24 майда уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International