Әлки мәктәпләре 10 тонна макулатура әзерләгән

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Әлки районы мәгариф бүлеге мәктәпләр быел җыйган 10 тонна макулатураны эшкәртүчеләргә озатырга әзерләгән. Базарлы Матак, Әхмәт, Хлебодаровка мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия кәгазьне иң күп тапшыручылар исемлегендә. Ә менә Сихтермә-Хузангай, Чуаш Кичүе мәктәпләренә әлеге эштә активлыкны арттырасы бар.

Былтыр тапшырылган макулатура хисабына район мәктәпләренә 15 теннис өстәле сатып алынган булган. Бу эшне мәгариф учреждениеләре быел да дәвам итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International