Казанда иң яхшы ел укытучысын сайлыйлар

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Казанда “Иң яхшы ел укытучысы” бәйгесенең шәһәр этабына әзерлек эшләре башланды. Быел шәһәр этабында 79 укытучы катнашачак. Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә бәйгедә катнашучылар өчен күрсәтмә семинарлар үткәрелде. Семинарларга алдагы елларда республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган конкурсантлар чакырылган иде. Алар эш барышында үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Бәйгедә укытучылар берничә номинациядә көч сынашачаклар. Конкурста катнашучылар тәҗрибәле белгечләрдән методик киңәшләр һәм белешмәләр алды. Хәзерге вакытта шәһәр этабында катнашу өчен укытучылардан документлар кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International