Казан “Мистер X”ны сайлаячак

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Казан каласы мәгариф учреждениеләрендә эшләүче яшь ир-ат укытучылар арасында бүген сәгать көндезге 2дә “Мистер Х” шәһәр конкурсы уздырыла, ул Бауман урамы, 62/9 адресы буенча урнашкан Казан Мәгариф хезмәткәрләре йортында була. Әлеге конкурс, актив һәм сәләтле укытучыларны ачыклау, укытучы һөнәренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, хөрмәт тәрбияләү максатыннан, үткәрелә.

Катнашучылар үз-үзен күрсәтә белү, интеллектуаль бәйге, бию, “Төйнәп бәйлә” һәм иҗади эш кебек өлешләрдән торган биш этапта көч сынашачаклар. Анда катнашучыларны составында Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы вәкилләре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография кафедрасы укытучысы Евгений Никитин, Казан ратушасы директоры Динә Латфуллина, Казанның «La Primavera» камера оркестры башкаручы директоры, композитор һәм күренекле эстрада җырчысы Эльмира Галимова кебек тирән белемле жюри бәяләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International