Зәйдә чемпион истәлегенә ярыш узды

2015 елның 20 феврале, җомга
Тиздән Олимпия чемпионы Федор Симашевның тууына 70 ел тула. Зәйлеләр якташлары юбилеен киң билгеләп үтәргә әзерләнә. Аның туган авылы Югары Багражда мәктәп коллективы инициативасы белән чемпион истәлегенә район чаңгы ярышы оештырылды. Анда 11 мәктәптән чаңгычылар көч сынашты. Ярышларны оештыруга эшмәкәрләр ярдәм күрсәтте. Җиңүчеләргә медаль һәм грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International