Казанда "Елның иң яхшы укытучысы" шәһәр конкурсы җиңүчесе мәгълүм булды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Казанда Яңа Савин районының 85нче мәктәбеннән химия укытучысы Наталья Смирнова елның иң яхшы укытучысы дип табылды. Ул шәһәр конкурсының абсолют җиңүчесе булды, аңа нәтиҗәләр бүген Казан ратушасында чыгарылды.

"Дулкынландыргыч вакыйга - бүгенге язгы матур көндә без шәһәр конкурсына йомгак ясыйбыз һәм залга укытучы һөнәренең иң яхшы вәкилләрен җыйдык", - диде Казан мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, җиңүчеләрне сайлап алу комиссиягә җиңелләрдән булмаган.

Шәһәр башлыгы башкала укытучыларының актив булуына игътибарны юнәтте - бәйгедә 450дән артык кеше катнашкан. Укытучылар һәм Казан мәгариф учреждиеләрендә эшләүчеләрнең саны 29 мең кешене тәшкил итә, аларның 13 меңе - педагогика хезмәткәрләре.

"Бу безнең алтын фонд, бу безнең горурлыгыбыз. Һәрчак шулай ярдәмчел, үз эшегезнең остасы булуыгыз, балаларны һәм үз һөнәрегезне яратуыгыз өчен рәхмәт, - дип билгеләп үтте И.Метшин. - Укытучылар - ата-аналар иң кадерлеләрен - балаларын ышанып тапшыручы кешеләр. Укыган вакытта сез аларга ата-аналарын алмаштырасыз, аларның дөньяга карашын формалаштырасыз, белем бирәсез, тәрбиялисез. Без үзебезнең укытучылар - белем бирү дәрәҗәсе белән горурланабыз", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Мэр билгеләп узганча, конкурсның 25 җиңүчесе һәм призерлары исемнәре аталачак. "Бәйгедә оттыручылар юк. Җиңү ул - сез тормышка әзерләүче балалар", - дип саный шәһәр башлыгы. И.Метшин искәрткәнчә, Казан ил шәһәрләре арасында олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча 3нче урынны алды. "Бу бик зур хезмәт, ата-аналар, педагоглар, мәктәп директорларының тырышлыгы", - диде ул. И.Метшин шулай ук соңгы елларда педагоглар һәм балалар өчен грант системасын булдырган республика Президенты Рөсстәм Миңнехановка һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, үз чиратында, күптән түгел узган ТР Иминлек советы утырышында белем бирүнең сыйфаты турында фикер алышу хакында билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, республика мәктәпләрендә яхшы матди-техник база булдырылган.

Конкурс исә 9 номинациядә үткәрелгән. "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы тәрбиячесе" номинациясендә Идел буе районының 131нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ксения Москалу җиңү яулады. Өстәмә белем бирүнең иң яхшы педагогы дип "Азино" балалар иҗаты үзәгеннән Татьяна Задонская табылды.

Жюри Яңа Савин районыннан 23нче мәктәптән Виктория Роженконы иң яхшы педагог-психолог дип таныды. "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" номинациясендә 1нче урынны Гүзәл Галиуллина алды (Яңа Савин районының 9нчы мәктәбе).

Агымдагы ел конкурсының үзенчәлеге - эшләмәүче педагог-пенсионерлар өчен "Ветеран-педагог" номинациясе булды. Әлеге номинациядә Вахитов районының 12нче мәктәбендә 47 ел буе биология фәнен укыткан Александра Полякова җиңде. Совет районының 141нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Гаврилова һәм Яңа Савин районының 170нчы мәктәбеннән Эльвира Мингалиева, Мәскәү районының 75нче гимназиясенең музыка укытучысы Луиза Хаҗиәхмәтова, Авиатөзелеш районының 33нче мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Петрова "Казанның иң яхшы ел укытучысы" конкурсы лауреатлары булды.

Физика-математика циклыннан иң яхшы фән укытучылары дип Идел буе районының 52нче гимназиясеннән математика укытучысы Марина Захарова һәм Киров районының 4нче гимназия-интернатының физика укытучысы Марат Маннапов табылды. Мәскәү районының 2нче лицей-интернатыннан Рөстәм Бәхтиев иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы дип табылды.

"Казанның иң яхшы ел укытучысы" конкурсында өченче урынны Вахитов районының 1нче гимназисеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Хәбибуллина биләде. Икенче урында - Киров районының 151нче мәктәбеннән балаларны рус теле өйрәтүче Евгения Родионова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International