Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Сарманда Җәлил шигырьләре рус теленә тәрҗемәдә яңгырады
2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Электән килгән күркәм традицияне дәвам итеп, мәктәп укучылары арасында быел да Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе оештырылды. Музей җитәкчесе Альмира Галиәхмәтова каһарман шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләде. Аның чыгышы презентация белән үрелеп барды (бай мәгълүмат бистә китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән). “Җәлилнефть” идарәсе һәм бистә делегациясенең Мостафа авылына һәм Мәскәү шәһәренә сәяхәтен экраннан күрү бик күңелле булды. Балалар Муса Җәлилнең гаилә әгъзалары турында да хәбәрдар булдылар.
Быелгы чараның үзенчәлеге шунда: укучыларның чыгышын рус әдәбияты укытучылары әзерләгән, Җәлил шигырьләре рус теленә тәрҗемәдә яңгырады. Ярышта катнашучы балаларның барысы да шагыйрьнең искиткеч гүзәл әсәрләрен иҗади якын килеп өйрәнгәннәр, образга кереп башкара алдылар. Алар чын мәгънәсендә артистлык үрнәге күрсәттеләр. Мактап, “Афәрин!” диясе генә кала. Жюрида Люция Маринина, Әнвәр Төхватуллин, Сания Гыйззәтуллина эшләделәр. Һәм түбәндәге укучыларны җиңүче дип билгеләделәр. Менә алар: башлангыч сыйныфлар буенча Болтоносов Данила (2 нче мәктәп) - I урын. Мәүлиева Ләйсән (гимназия) - II урын, Сибгатуллина Аделина (2 нче мәктәп) - III урын.
Урта сыйныфлар буенча гимназия укучысы Саматова Алинә беренче урында, беренче мәктәптән икенче урынны Хәйдәрова Илсинә, өченче урынны Нигъмәтуллина Аделина алдылар.
Югары сыйныфлар буенча Кәлимуллина Диләрә (2 нче мәктәп) беренче урынны алды. (Югары сыйныф укучылары, авыру сәбәпле, ярышта барысы да катнаша алмадылар.) Җиңгән укучылар Мактау кәгазенә һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Балаларның Муса Җәлил исеменә игътибарлы булуларына күңел сөенә. Мәсәлән, гимназиянең 7а сыйныфы укучысы Сабитов Юнир каникул вакытында әти-әнисе белән Оренбург ягына бара. Озын әйләнгеч юл дип тормыйлар, алар Мостафа авылына да кагылалар. Анда шагыйрь Муса Җәлил музее белән танышалар. Юнир, кичәбезгә ямь өстәп, шагыйрьнең якташлары җибәргән бүләкләрне Муса Җәлил музеена тапшырды.
Һәркемгә мәгълүм: кичәләрне җыр-музыка бизи. Без дә 2 нче мәктәп укытучысы Эльмира Шәйдуллинаның җырларын, гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Ренат Дәүләтшинның акапеллага гаҗәеп матур чыгыш ясавын бик яратып кабул иттек. Музыкаль бизәлешне тәэмин итүче Илназ Миңлегалиевкә дә рәхмәтебез зур. Дустанә җылы очрашуда “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсеннән Булат Әюпов, Әнисә Минһаҗева һәм мин чыгыш ясадык. Мөнәвәрә апа Кәлимуллина үзенең “Туган як музее”нда эшләгән вакытларын искә алды. Бәйрәм онытылмаслык булып, югары дәрәҗәдә үтте.
"Шәһри Казан" газетасы сайты материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз