Министр укытучыларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен ирештерде: “Иң мөһиме – аралашу. Балалар чит телне үзләштерә башлаганда һәр яңа сүзне аңлап, белеп калырга тиешләр. Киләчәктә алар шуңа нигезләнеп камилләшәләр”, - дип ассызыклады.
Энгель Фәттахов мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә нинди төр алымнар кулланылуы хакында кызыксынды.