Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
"Парламент дәресе-2014" кысаларында узган "Монда законнар туа" конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде
2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2014" кысаларында уздырылган "Монда законнар туа" ("Здесь рождаются законы") республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Чарада Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Иң элек ул Дәүләт Советының икенче катындагы фойеда урнашкан рәсемнәр күргәзмәсе белән танышты, балалар белән истәлеккә фотосурәткә төште.
"Парламент дәресе" 2009 елдан бирле үткәрелә. 2014 елда әлеге проект кысаларында уздырылган конкурста 384 укучы үзен сынап караган: алар инша, эссе, плакат, рәсем буенча иҗади көч сынашкан. Элеккеге конкурслардан аермалы буларак, быел видеороликлар буенча да номинация булдырылган.
"Без 6 ел дәвамында ачык "Парламент дәресе" уздырабыз һәм анда республиканың барлык мәктәпләре дә катнаша. Аның максаты — демократик, хокукый, дөньяви, белемле дәүләттә укучыларга белем бирү, аларга иҗади уйлануга җирлек тудыру, бу тормышта үзләренең урыннары хакында һәм иртәгәсе көн турында уйлануга мөмкинлек бирү. Мин сезгә алга таба да уңышлар телим һәм җиңүегез белән тәбрик итәм", - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, мәктәп укытучыларына шундый зур эш белән шөгыльләнүләре, дәресләрдән соң да үз вакытларын шуңа сарыф итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук бер төркем җиңүчеләрне тәбрикләп, бүләкләр тапшырды һәм, гафу үтенеп, республиканың танылган партия һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан АССР Министрлар Советының элеккеге рәисе, КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улы Усмановны соңгы юлга озатырга китте.
Бүләкләрне тапшыруны ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов дәвам итте. "Әлеге конкурс ярдәмендә Татарстан парламенты вәкилләре үсеп килүче буынны тәрбияләүдә үз өлешләрен кертә ала. Дәүләт Советы вәкилләре мәктәпләргә чыгып, укучылар белән аралашты. Сез төрле һөнәрләр сайларсыз, кем генә булсагыз да, мин сезнең чын кеше булачагыгызга ышанам", - диде ул һәм конкурста җиңүчеләрне котлады.
Шулай ук, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчессе Шакир Яһудин да конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды һәм теләкләрен җиткерде. Чарада ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм башка депутатлар да катнашты.
Бүләкләү тантанасыннан соң укучыларга парламент буенча экскурсия оештырылды.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз