Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Укытучыларның һәм укучыларның Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе була
2015 елның 23 феврале, дүшәмбе
Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе, язучының иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, үткәрелә.
Конференцияне оештыручылар:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты; Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе; Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры; Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты; Татарстан Республикасы журналистлар берлеге.
Быел конференция 3 номинация буенча үткәрелә.
1. Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”.
“Җиңү тәрәзәләре”. Журналистик язмаларның (мәкалә, интервью, репортаж, хат һ.б.) тематикасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Журналистик язмаларның күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 5-7 биттән артмаска тиеш.
2. Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..”
“Онытылмас сезнең батырлык… Мәңгелек кешеләр…”.
Бер автор яки берничә автор иҗат иткән драматургия, проза жанрларындагы Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерү. Регламенты - 15 минут.
3. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”.
“Туфан Миңнуллин публицистикасы һәм татар милли яңарышы”. Конференциядә катнашучылардан Туфан Миңнуллин публицистикасы буенча фәнни тикшеренүләр кабул ителгән.
Гаризалар һәм эшләр февраль уртасына кадәр кабул ителде. Барлыгы катнашырга теләк белдерүчеләр саны 700 дән артып киткән дип хәбәр итә оештыручылар.
26 февральдән жюри эшен башлап җибәрә. Шул көнне жюри драматургия номинациясендә катнашучы Казан мәктәпләре эше белән танышачак. Барлыгы 16 мәктәп катнашу теләген белдерде. 12 мартта Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан килгән мәктәп укучылары Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең Актлар залында чыгыш ясаячак. Аларның саны — 15. Гомумән, жюри 17 мартка кадәр эшләячәк.
Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2015 елның 27 мартында – Халыкара театр көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә уздырыла, дип белдерә tatar-congress.org.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз