Төзекләндерүдән соң, Муса Җәлил музее кабат ачыла

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Иртәгә 13.30 да Казанның Яңа Савин районының 31 нче мәктәбендә урнашкан Муса Җәлил музее, төзекләндерүдән соң, кабат үзенең ишекләрен ача.

Тантаналы чарага “Кызыл ромашка” эзләү мәктәп отрядындагылар үзләренең табылдыклары хакында сөйләячәк. Тантаналы чара музей буйлап экскурсия белән тәмамланачак, дип хәбәр итә белем бирү бүлеге белгече Фәридә Гәрәева.

Анда музейга нигез салучы Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, педагоглар чакырулы.

Искәртеп үтәбез: 31 нче мәктәптәге Муса Җәлил музеена 1965 елда ачылган булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International