Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казан янында "WorldSkills Arena" күргәзмә үзәге капсуласын салу тантанасы булды
2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Бүген “Казан” Халыкара аэропорты янында "WorldSkills Arena" күргәзмә үзәге капсуласын салу тантанасы булды.
Чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, WSI техник мәсьәләләр буенча вице-президенты Стефан Прашл, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин, WorldSkills Russia президенты, Россиядән WSI техник делегаты Павел Черных, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.
WSI вәкилләре кичә Казанга Татарстан башкаласының һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлеген бәяләү өчен килде.
Моның белән бәйле рәвештә, 2018 елда ТР Лаеш районында "Kazan Expo WorldSkills Arena" экстра класслы күргәзмә комплексы төзеләчәк. Казанның 2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә заявкасы җиңгән очракта, бу комплекс ярышлар үткәрү өчен төп мәйданчык булачак.
“Бүген без күргәзмә комплексы төзелешенә старт бирәбез, ул барлык заманча таләпләргә җавап бирерлек булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Тиздән биредә искиткеч комплекс күрәчәксез, ул киң күләмле ярышлар үткәрү өчен Халыкара һәм Россия компанияләре күз уңында булыр дип өметләнәм”.
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренә караганда, проектның инвесторлары - «Связьинвестнефтехим» ААҖ һәм Казан мэриясе.
Объект төзелешен 2016 елда башлау һәм 2018 елда тәмамлау планлаштырыла. Төзелеш тәмамлангач, объектта сынау чаралары - WorldSkills 2018 һәм 2019 еллар төбәк һәм илкүләм чемпионатлар узачак.
WSI президенты Саймон Бартли билгеләп узганча, Россия Хөкүмәте яшьләрнең төрле өлкәләрдә квалификацияле осталыклары булырга тиешлеген аңлый. “Кайда булуыма карамастан, безнең киләчәк яшьләр кулында булуына ышанам. Безнең киләчәк ышанычлы кулларда”, - дип ассызыклады ул.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
февраль, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 2025 елда иң яхшы галимен бүләкләде: ул Кев Салихов
Казанда Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта тугыз номинация буенча «Фәнни алгарыш" премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
(ИФО) Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасының төбәк этабы Татарстанда узачак
Укучыларны интеллектуаль үстерү һәм яшь талантларны инновацион эшчәнлеккә җәлеп итү бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы узачак.
"Эфир" телеканалында "Белем дөньясы" программасының яңа сезоны старт ала
«Белем дөньясы» программасының яңа сезоны башлана. Тамашачыларның киң даирәсенә исәпләнгән проект һәр чәршәмбе көнне 18.30 сәгатьтә "Эфир" телеканалында чыгачак.
Яшел Үзән судно төзелеше көллияте директоры урынбасары Ирина Крошечкина Татарстан дәүләт бүләгенә ия булды
Россия Фәне көне алдыннан, 6 февральдә, Казан Кремлендә илебез фәне үсешенә зур өлеш керткән галимнәрне бүләкләү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз