1941 – 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республикакүләм строй һәм җыр бәйгесенең зона этабы

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
2015 елның 25 мартында Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә 1941 – 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республикакүләм строй һәм җыр бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйгедә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Ютазы, Лениногорск, Нурлат һәм Чирмешән районнары командалары катнашты.
Бәйгенең җиңүчеләре:
1 нче урын – Азнакай шәһәренең 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе;
2 нче урын – Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее;
3 нче урын – Нурлат шәһәренең 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International