Казанда “Без – бәхетле буын” фестивале җиңүчеләрен бүләклиләр

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
10 апрель көнне Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында көллият һәм техникум студентларының “Без – бәхетле буын” үзешчән сәнгать фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Әлеге фестиваль, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, аның социаль активлыгын, яшьләр үзешчән коллективларының иҗатта мөмкинлекләрен үстерү, тарихи хәтер һәм милли-мәдәни традицияләрне саклау һ.б. максатлардан, үткәрелә.

Иҗади ярышның зона сайлап алу этаплары 21 февральдән 29 мартка кадәр уздырылды. Анда республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән 300дән артык студентлар коллективы башкару осталыгы, концерт номерының оригиналь куелышы, режиссура һ.б. буенча көч сынашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International